Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лагеркада яшәүче ир-атның корал “яратуы” һәм браконьерлык гамәле кыйммәткә төшкән

Лагеркада яшәүче 40 яшьлек ир-ат утлы коралның төп өлешен һәм сугыш кирәк-яракларын законсыз төстә алу һәм саклау, шартлаткыч матдәләрне саклау, шулай ук браконьерлык өчен хөкем ителде. Чирмешән районы суды ачыклаганча, 2011 елда Юрий Петряков районда яшәүче берәүдән спорт-ату коралына патроннар сатып ала һәм аларны үз хуҗалыгында саклый. Ә үткән елның...

Лагеркада яшәүче 40 яшьлек ир-ат утлы коралның төп өлешен һәм сугыш кирәк-яракларын законсыз төстә алу һәм саклау, шартлаткыч матдәләрне саклау, шулай ук браконьерлык өчен хөкем ителде.


Чирмешән районы суды ачыклаганча, 2011 елда Юрий Петряков районда яшәүче берәүдән спорт-ату коралына патроннар сатып ала һәм аларны үз хуҗалыгында саклый. Ә үткән елның җәендә бакчасында 1853 елда эшләнгән алты зарядлы "Лефоше" системасы револьверының төп частьләрен таба. Коралны эчке эшләр органнарына тапшырмый, үзендәге арсеналга калдыра. Ә анда кулдан законсыз төстә ясалган сугыш кирәк-яраклары, төтенсез дары да була.

-Быелның мартында Юрий Петряков, лицензиясе һәм ау юлламасы булмаган килеш, "Буран" кар чанасында район территориясендә поши ата, моның белән дәүләткә 200 мең сум матди зыян китерә, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Ул гаебен тулысынча таныды, китерелгән зыянны каплады. Дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, суд Петряковка карата 3 ел да 6 айга (2 ел сынау срогы белән) шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, шулай ук 102 мең сум штраф түләтү турында хөкем карары чыгарды. "Буран" кар чанасы да конфискацияләнде.

Кыскасы, Петряковның корал "яратуы" һәм браконьерлык гамәле кыйммәткә төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined