Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Көндез дә, төнлә дә уяу

Полициянең өлкән лейтенанты Нияз Мортазин армиядә хезмәт итеп кайтуга, 1994нче елны район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. 2009нчы елда Ниязны участок уполномоченные итеп билгелиләр. Бүген аның участогына Чирмешән, Казанка, Кече Чегодай һәм Түбән Чегодай авыллары, Кирпеч заводы керә, биредә алты меңнән артык кеше яши. "Район үзәгендә эшләүнең уңай һәм җайсыз...

Полициянең өлкән лейтенанты Нияз Мортазин армиядә хезмәт итеп кайтуга, 1994нче елны район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша.


2009нчы елда Ниязны участок уполномоченные итеп билгелиләр. Бүген аның участогына Чирмешән, Казанка, Кече Чегодай һәм Түбән Чегодай авыллары, Кирпеч заводы керә, биредә алты меңнән артык кеше яши.

"Район үзәгендә эшләүнең уңай һәм җайсыз яклары да бар, - ди Нияз Габбас улы. - Участокта халык тыгыз урнашкан, оешмалар, учреждениеләр күп. Монда районкүләм чаралар еш үтә.

Җинаятьләргә килгәндә, нигездә, урлашулар еш була. Халык безгә төрле мәсьәләләр, проблемалар белән мөрәҗәгать итә. Көндез дә, төнлә дә шалтыраталар. Быел миңа, рәхмәт, яңа машина бирделәр, ул эшне күпкә җиңеләйтә".

Участок уполномоченныеның кабул итү бүлмәсе Чирмешәннең Амур ягындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә урнашкан. Ул сишәмбе һәм шимбә көннәрендә 17 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе иртәнге 10нан 12 сәгатькә кадәр кабул итә. Эш телефоны: 2-28-33, кесә телефоны: 8-9196205035.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән участковый