Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда өч айлык оныгын үтерә язган әбине хөкем итәчәкләр

Казанда Рузалия Гайнуллинага карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Өч айлык оныгын үтерә язган 51 яшьлек әби кеше озакламый хөкем каршына басачак. Рузалия Гайнуллина РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе 3 нче бүлеге, 105 нче маддәсенең 2 нче бүлеге "в" һәм "д" пунктлары буенча гаепләнә. Тикшерү фаразлары буенча, әлеге хатын-кыз...

Казанда Рузалия Гайнуллинага карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Өч айлык оныгын үтерә язган 51 яшьлек әби кеше озакламый хөкем каршына басачак.

Рузалия Гайнуллина РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе 3 нче бүлеге, 105 нче маддәсенең 2 нче бүлеге "в" һәм "д" пунктлары буенча гаепләнә.
Тикшерү фаразлары буенча, әлеге хатын-кыз быелның февралендә никахсыз дөньяга килгән оныгын күрәлмаган. 23 апрельдә Казандагы бер фатирда гаепләнүче исерек хәлдә, сабыйның әнисе күз алдында, кыз баланы кафель идәнгә ыргыта. Бала башы белән идәнгә бәрелә. Явыз ниятле әби моның белән генә дә тукталып калмый - баланы балконга алып чыгып, чүп чиләгенә ыргытып, кире кереп китә. Дөрес, аннары баланы өйгә алып керә. Гайнуллинаның алдагы гамәлләренә туганнары чик куя.
Шул ук көнне ашыгыч ярдәм хезмәте ярдәмендә баланы хастаханәгә озаталар. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килгәнлеге ачыклана.
Әлеге хатын-кыз гаебен өлешчә генә таныган. Тикшерү органнары үтенече буенча суд аны сак астына алган. Оятсыз әби хөкем карарын көтә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51566-kazanda-%D3%A9ch-aylyik-onyigyin-%D2%AFter%D3%99-yazgan-%D3%99bine-h%D3%A9kem-it%D3%99ch%D3%99kl%D3%99r.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд Казан шәһәре