Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Кади фермасыннан тәрәзәләр урлаганнар

Иске Кади авылындагы ферма бинасыннан тәрәзләр һәм улаклар урлаганнар. Лашманда яшәүче ханым, йөк ташыган өчен акча түләмәгән эшмәкәрне җинаять җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

20 – 26 октябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенә 29 хәбәр кергән.

Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 6 административ беркетмә төзелгән. Бу чорда җинаять эше кузгатылмаган.

Район юлларында булган бер авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 30 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев