Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Интернет – чүп савыты түгел

Интернетка фашист символикасы белән рәсемнәр урнаштырганы өчен Утыз Имән авылы кешесе административ җаваплылыкка тартылган. -29 яшьлек Айрат Кәлимуллинның фашист символикасын Интернет челтәрендәге шәхси сәхифәсендә урнаштыру факты Интернет челтәренең мәгълүмати ресурсларын мониторинглау барышында беленде,- ди район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин. - Әлеге тыелган сурәтләр интернеттан файдаланучыларның чикләнмәгән даирәсенә ачык килеш куелган...

Интернетка фашист символикасы белән рәсемнәр урнаштырганы өчен Утыз Имән авылы кешесе административ җаваплылыкка тартылган.


-29 яшьлек Айрат Кәлимуллинның фашист символикасын Интернет челтәрендәге шәхси сәхифәсендә урнаштыру факты Интернет челтәренең мәгълүмати ресурсларын мониторинглау барышында беленде,- ди район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин. - Әлеге тыелган сурәтләр интернеттан файдаланучыларның чикләнмәгән даирәсенә ачык килеш куелган булган.

Нәтиҗәдә район прокуратурасы Айратка карата административ хокук бозу турында эш кузгатты (нацист символикасын ачык пропагандалау). Район суды аны 1000 сум күләмендә штрафка тартты.

Интернетка нәрсә дә булса куйганчы, ул синең шәхси сәхифәң булса да, бу законга каршы килмиме икән, дип тә уйларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура Интернет

2
X