Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хокук бозулар өчен – җаваплылыкка

Агымдагы елның беренче яртысында законнар үтәлеше, гражданнар хокукларын һәм иреген яклауны тормышка ашыруны күзәтчелек иткәндә район прокуратурасы 1093 хокук бозу очрагын ачыклады, прокуратура реакциясенең 974 акты төзелде. Район прокуратурасы тарафыннан авыл җирлекләре Советлары һәм башкарма комитетлары, муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының 100 норматив-хокукый акты бәхәскә куелды, Россия ЭЭМның "Чирмешән"...

Агымдагы елның беренче яртысында законнар үтәлеше, гражданнар хокукларын һәм иреген яклауны тормышка ашыруны күзәтчелек иткәндә район прокуратурасы 1093 хокук бозу очрагын ачыклады, прокуратура реакциясенең 974 акты төзелде.


Район прокуратурасы тарафыннан авыл җирлекләре Советлары һәм башкарма комитетлары, муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының 100 норматив-хокукый акты бәхәскә куелды, Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигының административ хокук бозулар турында 13 карарына, ЮХИДИ начальнигының - 9, Чирмешән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигының 1 карарына протест белдерелде, 7 эш бирүченең приказы законсыз дип табылды һәм алар төзәтелде.

Закон бозган өчен 48 вәкаләтле зат һәм 68 гражданин дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Күзәтчелек эшчәнлеген тормышка ашырганда хезмәт законнары өлкәсендә закон бозуларның күп булуы да ачыкланды.

Беренче яртыеллыкта хезмәт хаклары буенча бурычларны түләтүгә кагылышлы 502 гариза (тулаем 8 миллион 964 мең сумлык) судка җибәрелде. 344 мөрәҗәгать канәгатьләндерелде, прокурор таләбе ирекле рәвештә үтәлү сәбәпле, 158 эш туктатылды.

Бүгенге көндә кайбер хуҗалыкларның хезмәт хакы буенча бурычлары бар. Агымдагы елның 1 июлендә алынган мәгълүматлар буенча, суд приставларының район бүлегендә 4 миллион 239 мең сумлык 176 башкарма документ җыелган ("Үтәмеш" ҖЧҖ - 2 миллион 298 мең сум, "Стройсервис" ҖЧҖ - 1 миллион 297 мең сум, "Кирпеч заводы" ҖЧҖ - 505 мең сум, "Кара Чишмә" ҖЧҖ - 139 мең сум).

Район хокук саклау органнары тарафыннан коррупцияне кисәтү һәм аңа чик кую буенча да үз вакытында җитди чаралар күрүгә зур игътибар бирелә. Агымдагы елның 6 аенда коррупциягә каршы тору өлкәсендә 58 закон бозу очрагы (узган елның шул ук чорында - 55) теркәлде, коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарының 41 норматив-хокукый актына - протест һәм 1 очракны коррупция факты дип танымау турында таләп белдерелде. 11 вәкаләтле зат административ җаваплылыкка тартылды, коррупция юнәлешендә 2 җинаять эше кузгатылды. Агымдагы елның мартында Чирмешән район суды карары нигезендә "Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты" учреждениесе директоры Җәүдәт Мотыйгуллин ҖКның 160 маддәсе, 3 өлеше нигезендә гаепләнеп, 100 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

2012 елның беренче яртысында район прокуратурасы тарафыннан 68 мөрәҗәгать каралды, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,8 процентка азрак. Мөрәҗәгатьләрнең 60,3 проценты канәгатьләндерелде, алар буенча тиешле чаралар күрелде, хокукый характердагы аңлатмалар бирелде.

Рим Сөнгатуллин,

район прокуроры, юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined дисциплинар җаваплылык