Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән район кешесе полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән өчен җаваплылыкка тартылган

Хезмәт вазифаларын башкаручы хакимият вәкиленә карата көч кулланган өчен, район суды Иске Элмәле авылы кешесен, ике ел сынау срогы белән, бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. 35 яшьлек Иван Михляев исерек хәлдә еш кына элеккеге хатыны белән низагка кергән, җәмәгать тәртибен бозган өчен әллә ничә тапкыр җавап­лылыкка...

Хезмәт вазифаларын башкаручы хакимият вәкиленә карата көч кулланган өчен, район суды Иске Элмәле авылы кешесен, ике ел сынау срогы белән, бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

35 яшьлек Иван Михляев исерек хәлдә еш кына элеккеге хатыны белән низагка кергән, җәмәгать тәртибен бозган өчен әллә ничә тапкыр җавап­лылыкка тартылган. Ул шулай тагын тавыш чыгаргач, гауга урынына килгән полиция хезмәткәре аннан хулиганнарча кыланышларын туктатуны таләп иткән. Тик спиртлы эчемлектән кызып алган Михляев, әлеге гамәлләре белән җинаять кылуы хакында уйламыйча да, каршылык күрсәтә, кулларына ирек бирә, полиция хезмәткәренең киемен ерта.

Ахырдан ул үз гаебен тулысынча таный, үкенә, тик җәзадан котыла алмый.

Безнең сайтта укыгыз:

Яңа Элмәленең Лашман урамы юлына таш җәяләр

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17231

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Иске Элмәле Проблема бар Иван Михляев