Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Директор штраф түли

Әккәрәй авылында предписаниеларны үтәү буенча планнан тыш тикшерү вакытында, "Алга" ҖЧҖ директоры Сергей Сипатровның ТР буенча Россельхознадзор кисәтүен вакытында үтәмәве ачыклана. Предписаниеда күрсәтелгән эшләр берсе дә башкарылмаган - ферма территориясе койма белән әйләндереп алынмаган, фермага кергәндә дезбарьер, дезомат урнаштырылмаган, мал сую мәйданчыгы җиһазландырылмаган. Әлеге чаралар комплексын тормышка ашыру төрле куркыныч...

Әккәрәй авылында предписаниеларны үтәү буенча планнан тыш тикшерү вакытында, "Алга" ҖЧҖ директоры Сергей Сипатровның ТР буенча Россельхознадзор кисәтүен вакытында үтәмәве ачыклана.

Предписаниеда күрсәтелгән эшләр берсе дә башкарылмаган - ферма территориясе койма белән әйләндереп алынмаган, фермага кергәндә дезбарьер, дезомат урнаштырылмаган, мал сую мәйданчыгы җиһазландырылмаган.
Әлеге чаралар комплексын тормышка ашыру төрле куркыныч чирләр, шул исәптән Африка чумасы да таралмасын өчен кирәк.
Бу фактлар буенча җәмгыять җитәкчесенә карата Административ хокук бозулар кодексының 19.5 маддәсе 1 өлеше нигезендә беркетмә төзелде һәм эш Чирмешән районының җәмәгать судьясына җибәрелде.
Нәтиҗәдә С.Сипатров административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 1 мең сум күләмендә штраф салынды.
Э. Хәйруллина,
дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined