Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында мошенниклар бер хатын-кызга зур суммада кредитлар рәсмиләштергәннәр

Райондашыбыз кесә телефонына яңа кушымта-приложение урнаштырганнан соң, мошенниклар аның шәхси мәгълүматларыннан иркенләп файдаланганнар.

Эш болайрак башлана, әүвәл әлеге хатын-кызның “Ватсабына” ят кеше шалтырата һәм телефонына “RustDest” кушымтасын урнаштырырга инандыра. Шуннан соң мошенниклар якташыбызның телефонына кереп, анда төрле банкларның кушымталарын урнаштыралар һәм хатынга барлыгы 1 980 000 сумлык кредитлар рәсмиләштерергә заявкалар бирәләр. Инде әлеге хәл буенча тикшерү бара.

Гомумән, 2-8 ноябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 39 хәбәр кабул ителгән. Полиция участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән 2 юл-транспорт вакыйгасы булган, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев