Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чистайдагы картлар йортында кеше үтергәннәр

Чистай районындагы өлкәннәр йорт-интернатында фаҗига килеп чыккан. Шунда яшәүче бер ир-ат җәнҗалчы күршесен үтергән. Вафат булган ир-атны җәнҗалчы буларак телгә алалар. Ул даими рәвештә интернаттагы башка кешеләргә янаган, төрлечә мыскыл иткән, үртәгән һәм култык таягы белән төрткәләгән. Әлеге галәмәтләренә түзә алмыйча, икенче бер карт пычак алып аның эченә кадаган. Зыян...

Чистай районындагы өлкәннәр йорт-интернатында фаҗига килеп чыккан. Шунда яшәүче бер ир-ат җәнҗалчы күршесен үтергән.

Вафат булган ир-атны җәнҗалчы буларак телгә алалар. Ул даими рәвештә интернаттагы башка кешеләргә янаган, төрлечә мыскыл иткән, үртәгән һәм култык таягы белән төрткәләгән. Әлеге галәмәтләренә түзә алмыйча, икенче бер карт пычак алып аның эченә кадаган. Зыян күрүче үлгән. Җинаять кылучы гамәлен таныган, бу хакта интернатның шәфкать туташына да үзе хәбәр иткән.
Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49189-chistaydagyi-kartlar-yortyinda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Чистай