Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләрне Интернет аша алдыйлар

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. Ниндидер арзан хезмәт күрсәтүчеләр күбесенчә кесә телефоныннан файдаланалар. Соңгы вакытта алдакчылар ятьмәсенә интернет челтәре аша эләгүчеләр саны арткан. Гадәттә, мошенниклар бушлай белдерү бирү мөмкин булган сайтлар аша акча үзләштерәләр. Әйтик, күптән түгел генә бер Чирмешән кешесе интернеттагы...

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. Ниндидер арзан хезмәт күрсәтүчеләр күбесенчә кесә телефоныннан файдаланалар.

Соңгы вакытта алдакчылар ятьмәсенә интернет челтәре аша эләгүчеләр саны арткан. Гадәттә, мошенниклар бушлай белдерү бирү мөмкин булган сайтлар аша акча үзләштерәләр. Әйтик, күптән түгел генә бер Чирмешән кешесе интернеттагы сайт аша автомобиль "сатып алганда" 150 мең сумга якын акчасын югалта. Ул телефон ярдәмендә Самарадан машина сатып алу турында килешкән. Машина хуҗасы сатып алучыдан СМС белән паспорт мәгълүматларын, банк картасының номерын һәм 46 мең сум акчаны алдан җибәрүне сораган. Ир - ат акча күчергәч, тегесе тагын 100 мең сум акча сораган. Акчаларны күчергәч, якташыбыз машинасын алырга юл тота. Әмма сатучы гына элемтәне өзеп, юкка чыга.
Полиция хезмәткәрләре алдаучының телефон номеры Мәскәү өлкәсендә теркәлгән булуын ачыклыйлар, хәзер мошенникны эзлиләр.
-Узган елны район территориясендә мошенниклыкның 12 факты теркәлгән иде, шул исәптән 10сы телефон буенча шалтыратучылар,- ди Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлекчә начальнигы урынбасары, тикшерү төркеме начальнигы Дмитрий Ефимов. - Мин райондашларыбызга интернет аша тәкъдим иткән арзан товарга кызыкмаска, таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерергә, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәскә киңәш итәм. Андый чакта 02 яисә 2-54-39 номерлары буенча полициягә шалтыратырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мошенниклар Интернет