Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә ятим балалар бакчага бушлай йөри

Агымдагы елның 1 январеннан әти-әниләр балаларын бакчага йөрткән өчен уртача 12 процентка күбрәк түли башладылар. Шул ук вакытта төп һәм өстәмә компенсацияләр саклана. -Бала нинди бакчага яки кайсы төркемгә йөрүенә карап та түләү суммасы төрле, - ди район мәгариф бүлеге методисты Диләрә Мәгъсумова. - Авыл балалар бакчалары 9 сәгать эшли,...

Агымдагы елның 1 январеннан әти-әниләр балаларын бакчага йөрткән өчен уртача 12 процентка күбрәк түли башладылар. Шул ук вакытта төп һәм өстәмә компенсацияләр саклана.

-Бала нинди бакчага яки кайсы төркемгә йөрүенә карап та түләү суммасы төрле, - ди район мәгариф бүлеге методисты Диләрә Мәгъсумова. - Авыл балалар бакчалары 9 сәгать эшли, монда тәрбияләнүче бер бала өчен 2239 сум түләргә кирәк. Ә Чирмешәндә бакчалар 10 сәгать 30 минут эшли. Биредә 1 яшьтән 3 яшькә кадәрге сабый өчен - 2212, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге бала өчен 2257 сум түләү каралган. Әтисе яки әнисе I яки II группа инвалид һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен бу сумманың яртысы гына алына. Инвалид, тулы ятим яки тәрбиячесен югалткан сабый бакчага бушлай йөри.
Райондагы 25 балалар бакчасында 788 бала тәрбияләнә. 88 сабый бакчага чират көтә. Чиратта торучыларның күбесе Чирмешәндә. Иске Элмәледә дә мондый проблема бар.
Төп компенсация буенча әти-әниләрнең уртача түләү күләменнән беренче бала өчен - 20, икенче балага 50 процент, өч һәм аннан соңгы балалар өчен 70 процент акча кире кайтарыла. Ә өстәмә компенсация гаиләнең керем күләменә бәйле. Ул гаилә кереме һәр гаилә әгъзасына 20 мең сумнан аз булганда гына түләнә.
Районда 391 гаилә 453 балага өстәмә компенсация ала. Әлеге ярдәмне алу өчен хезмәт хакы турында белешмә алты ай саен яңартылып торырга тиеш.
-Без документларының срогы чыгу хакында өч ай алдан ата-аналарга белешмә кәгазьләре җибәрәбез, - ди райондагы материаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ландыш Рафикова. - Сораулары булган ата-аналар безгә, күпфункцияле үзәккә, 32 нче кабинетка килә яки 2-26-34 номерына шалтырата алалар.
Өстәмә компенсациянең проценты керемгә һәм ничәнче бала булуына да бәйле. Бер гаилә әгъзасының кереме 10 мең сумнан азрак булганда түләнгән взносның 40-77 проценты кайтарыла. Керем (бер кешегә) 10 меңнән 15 меңгә кадәр булганда түләнгән сумманың 30-64 проценты, ә инде керем 15тән 20 мең сумга кадәр булса 20-47 проценты исәп-хисап счетына күчерелә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф бүлеге