Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә яшәүче ир-ат җир астыннан акча тапкан һәм суд эскәмиясенә эләккән

Чирмешәндә яшәүче 38 яшьлек ир-атка, әтисенең акчасын урлаган өчен штраф җәзасы биргәннәр. Урланган акча да аз түгел - 95 мең сум. Аларны пенсионер бабай банкага салып, агач астында аулак урынга күмеп куйган. Тик беркайда эшләмәүче Виктор Ивлев хәзинәне җир астыннан да табып ала һәм акчаларны үз кирәгенчә туздыра. Бу хәл...

Чирмешәндә яшәүче 38 яшьлек ир-атка, әтисенең акчасын урлаган өчен штраф җәзасы биргәннәр.


Урланган акча да аз түгел - 95 мең сум. Аларны пенсионер бабай банкага салып, агач астында аулак урынга күмеп куйган. Тик беркайда эшләмәүче Виктор Ивлев хәзинәне җир астыннан да табып ала һәм акчаларны үз кирәгенчә туздыра.

Бу хәл фаш ителгәч, Виктор үз гаебен таный, үкенә, тик җәзадан котыла алмый. Аның сәламәтлеген (ул 2нче төркем инвалид), китергән зыянны өлешчә кайтаруын һәм зыян күрүченең-әтисенең теләген исәпкә алып, аңа дәүләт файдасына 7000 күләмендә штраф бирелгән. Район суды шундый хөкем карары чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined