Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә сәламәтлек өчен куркыныч аракы сатканнар

"Астан" аракы саткан бер якташыбызга җинаять эше кузгатканнар. Ул саткан хәмерне экспертиза тикшергәч, исерткечнең сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеге ачыклана. Гомумән, быелның өч аенда районның полиция хезмәткәрләре 67 литр алкоголь һәм спиртлы эчемлекне законсыз әйләнештән алганнар. Кагыйдәләрне санга сукмыйча кәсеп итүчеләр ярты һәм биш литрлы пластик савытларда хәмер сата: бернинди этикеткасы,...

"Астан" аракы саткан бер якташыбызга җинаять эше кузгатканнар. Ул саткан хәмерне экспертиза тикшергәч, исерткечнең сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеге ачыклана.

Гомумән, быелның өч аенда районның полиция хезмәткәрләре 67 литр алкоголь һәм спиртлы эчемлекне законсыз әйләнештән алганнар. Кагыйдәләрне санга сукмыйча кәсеп итүчеләр ярты һәм биш литрлы пластик савытларда хәмер сата: бернинди этикеткасы, язуы, акцизы булмаган продукция. Эчкечеләр аны арзан булуына кызыгып ала икән. Районга "Казахстан аракысы" да күп керә. Монысы да - сыйфаты Россиядә тикшерелмәгән законсыз сатылучы шикле эчемлек.
Спиртлы эчемлекләрнең сәүдә нокталарыннан сатылуның да законлылыгы даими тикшерелә. Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгечләре узган март аенда тугыз тапкыр шушы максатта контроль тикшерү уздырганнр һәм икесендә закон бозу очрагын ачыклаганнар. Алкоголь сатып, законсыз эшчәнлек алып баручылардан март аенда 24 мең сум штраф түләтелгән (январь, февраль айларындагы административ эшләр буенча).
Былтыргы белән чагыштырганда, район кибетләре үзебездә, Татарстанда җитештерелгән алкоголь эчемлекләрен күбрәк саткан. Моның өчен район бюджетына, беренче квартал нәтиҗәләре буенча, 152 мең сум акча да өстәлгән. Бу суммалар парк, скверлар төзү өчен тотылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы аракы җинаять эше сәламәтлек өчен куркыныч

2
X