Чирмешәндә сәламәтлек өчен куркыныч аракы сатканнар
"Астан" аракы саткан бер якташыбызга җинаять эше кузгатканнар. Ул саткан хәмерне экспертиза тикшергәч, исерткечнең сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеге ачыклана.
Гомумән, быелның өч аенда районның полиция хезмәткәрләре 67 литр алкоголь һәм спиртлы эчемлекне законсыз әйләнештән алганнар. Кагыйдәләрне санга сукмыйча кәсеп итүчеләр ярты һәм биш литрлы пластик савытларда хәмер сата: бернинди этикеткасы,...