Кеше һәм закон
Чирмешәндә “Мәк” операциясе бара
25 майдан 31 июльгә кадәр "Мәк" оператив - профилактик операциясенең беренче этабы уза.
-Әлеге чараның төп максаты - майлы мәк һәм киндерашны законсыз рәвештә үстерүне ачыклау, аларны юк итү, наркотиклы үсемлекләрне үстерүчеләрне ачыклау һәм җавапка тарту, - ди муниципальара полиция бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе оперуполномоченные Илшат Галимов. - Рөхсәт ителмәгән...
25 майдан 31 июльгә кадәр "Мәк" оператив - профилактик операциясенең беренче этабы уза.
-Әлеге чараның төп максаты - майлы мәк һәм киндерашны законсыз рәвештә үстерүне ачыклау, аларны юк итү, наркотиклы үсемлекләрне үстерүчеләрне ачыклау һәм җавапка тарту, - ди муниципальара полиция бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе оперуполномоченные Илшат Галимов. - Рөхсәт ителмәгән наркотиклы үсемлекләрне үстерү фактларын ачыклауда райондашларыбыз ярдәменә дә ышанабыз. Андый очраклар турында полиция бүлегенә 02 яисә 2-54-39 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Мәк, составында наркотик матдәләр булган башка үсемлекләр чәчәк аткан, өлгергән чорда полиция хезмәткәрләре авылларда рейдлар үткәрәләр. Бу вакытта наркоманнар да активлаша башлый. Наркотиклы үсемлекләргә, аларны куллануга каршы көрәштә авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре дә катнашырга тиеш. Җир хуҗалары һәм җирдән файдаланучыларны үзләренең территорияләрендә үскән кыргый мәк, киндер участокларын юк итмәгән өчен җаваплылыкка тарту каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев