Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә әбиләрне "аулыйлар"

Ел башыннан районда 256,7 литр алкоголь продукциясе - спирт, аракы, көмешкә законсыз әйләнештән алынган. Өйдән исерткеч эчемлек саткан дүрт кешедән штраф түләткәннәр. Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең икътисад куркынычсызлыгы һәм коррупциягә каршы юнәлеш өлкән оперуполномоченные Айрат Гатин әйтүенчә, алкоголь әйләнешендә закон бозуның иң еш очраклары - акцизсыз, этикеткасыз алкоголь...

Ел башыннан районда 256,7 литр алкоголь продукциясе - спирт, аракы, көмешкә законсыз әйләнештән алынган. Өйдән исерткеч эчемлек саткан дүрт кешедән штраф түләткәннәр.


Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең икътисад куркынычсызлыгы һәм коррупциягә каршы юнәлеш өлкән оперуполномоченные Айрат Гатин әйтүенчә, алкоголь әйләнешендә закон бозуның иң еш очраклары - акцизсыз, этикеткасыз алкоголь продукциясен ташу. Бу уңайдан, нигездә, узып баручылар тоткарланган. Кибетләрдән кичке уннан иртәнге унга кадәр алкоголь продукциясен сатарга ярамавы хакында да онытмау зарур.

-Тик бу кагыйдәне үтәмәүчеләр бар. Тыелган вакыт аралыгында исерткечләр саткан кибетчегә - вазифаи затка 3 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф каралган, - ди Айрат Гатин. - Ел башыннан май уртасына чаклы полиция хезмәткәрләре катнашында алкоголь әйләнеше буенча 557 тикшерү үткәрелде. Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрүчеләр, өйдән көмешкә сатучы әбиләр дә очрый. Андыйларга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined