Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бәяләрне прокуратура контрольдә тота

Шушы көннәрдә прокуратура хезмәткәрләре район үзәгендәге кибетләрдә һәм даруханәләрдә бәяләрнең ни дәрәҗәдә дөрес итеп куелганын тикшерү максатыннан рейд үткәрделәр. Хокук саклаучылар "Империя вкусов" , "Чулпан", "Шатлык" һәм башка сәүдә үзәкләрендә 40ка якын төр азык - төлек продукциясенең бәяләрен карадылар. Кызганычка каршы, кайбер кибетләрдә бәяләрне нигезсез күтәрү фактлары ачыкланды. Әйтик, эшкуарлар...

Шушы көннәрдә прокуратура хезмәткәрләре район үзәгендәге кибетләрдә һәм даруханәләрдә бәяләрнең ни дәрәҗәдә дөрес итеп куелганын тикшерү максатыннан рейд үткәрделәр.

Хокук саклаучылар "Империя вкусов" , "Чулпан", "Шатлык" һәм башка сәүдә үзәкләрендә 40ка якын төр азык - төлек продукциясенең бәяләрен карадылар. Кызганычка каршы, кайбер кибетләрдә бәяләрне нигезсез күтәрү фактлары ачыкланды. Әйтик, эшкуарлар азык - төлеккә ваклап сату кибетләрендә каралган "надбавкаларны" тиешледән арттырып куялар.
Кайбер кибетләрдә сату кагыйдәләрен бозу фактлары бар. Мәсәлән, киштәгә куелган бериш товарларның бәяләре күрсәтелмәгән, ценниклары юк.
-Бәяләрне нигезсез арттыручыларга зур күләмдә штрафлар каралган,- ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов.- Әйтик, вазифаи затларга 50 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, моңардан тыш өч елга якын бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнергә дә ярамаячак.
Мондый тикшерүләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан прокуратура