Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәүне, ялган хәбәр язган өчен, җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр

14-20 апрель көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 22 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда җинаять эшләре кузгатылмаган.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 5 административ беркетмә төзегәннәр.

Бу көннәрдә район юлларында юл-транспорт һәлакәте булмаган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 61 фактын ачыклаганнар.

Бер якташыбыз, аның адресына  ямьсез сүзләр әйткән, Урманасты Үтәмештә яшәүче ир-егетне җаваплылыкка тартуны сорый.

Район үзәгендә яшәүче ханым, аның кесә телефонына дөреслеккә туры килми торган хурлау сүзләре язучы билгесез затка карата чара күрүне сорап, гариза язган. 

Чирмешәндә яшәүче автомобиль йөртүче берәү тикшерү вакытында ЮХИДИ инспекторларына техник чарасын теркәү турында чынбарлыкка туры килми торган таныклык күрсәткән. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X