Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында тоткарланган каракларны хөкем иттеләр

Татарстан территориясендә авыл җирлекләре биналарын басып йөрүчеләрне, Самара кешеләрен, Алексеевск район суды карары нигезендә өч елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. 2014нче елны республика районнарында авыл җирлекләре советлары биналарыннан акча, компьютерлар, рәсми кәгазьләр урлау очраклары ешая. Барлыгы шундый 25 җинаять теркәлә. Җинаятьчеләр безнең районда да берничә авыл җирлегенә зыян салалар. 2015нче елның...

Татарстан территориясендә авыл җирлекләре биналарын басып йөрүчеләрне, Самара кешеләрен, Алексеевск район суды карары нигезендә өч елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.

2014нче елны республика районнарында авыл җирлекләре советлары биналарыннан акча, компьютерлар, рәсми кәгазьләр урлау очраклары ешая. Барлыгы шундый 25 җинаять теркәлә. Җинаятьчеләр безнең районда да берничә авыл җирлегенә зыян салалар. 2015нче елның март аенда Самарада яшәүче 19 һәм 28 яшьлек егетләр кабат Чирмешән районына юл тоталар. Бу юлы алар Иске Котыш авыл җирлеге бинасына керергә ниятлиләр һәм биредә опергруппа кулына эләгәләр. Угрыларны тотарга, бу бинаның беренче катында вакытлыча яшәүче, җирле атакай ярдәм итә. Ул, төнлә, икенче катта шикле тавышлар ишетә һәм авыл җирлеге башлыгына шалтырата,ә инде ул полициягә хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләре Самара шәһәрендә офис итеп файдаланып тоткан бүлмәдә 19 система блогы, 20 монитор, 10 ноутбук һәм күп төрле авыл җирлекләре бланклары табалар. Урланганның бер өлеше инде сатылган була.
Шушы көннәрдә Алексеевск район суды Максим Шишкинны һәм Михаил Танановны кылган җинаятьләрдә гаепле дип таныды һәм һәрберсен өч елга гомуми режим колонисенә хөкем итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хөкем карары караклар