Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында җитәкчеләргә штраф салынды

Сатып алулар, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында законны бозган өчен, Шешминка авылы мәдәният йорты директоры Светлана Зубова һәм Яңа Кади авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мингәрәй Әминов административ җаваплылыкка тартылдылар, аларга штраф салынды. -Тикшерү күрсәткәнчә, "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эш һәм хезмәт күрсәтү...

Сатып алулар, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында законны бозган өчен, Шешминка авылы мәдәният йорты директоры Светлана Зубова һәм Яңа Кади авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мингәрәй Әминов административ җаваплылыкка тартылдылар, аларга штраф салынды.

-Тикшерү күрсәткәнчә, "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эш һәм хезмәт күрсәтү сферасында контракт системасы турында федераль законны бозып, кече эшмәкәрлек субъектларыннан, коммерциячел булмаган, социаль юнәлештәге оешмалардан сатып алу күләме турында 2015 ел йомгаклары буенча хисапны муниципаль заказчылар - Шешминка авылы мәдәният йорты һәм Яңа Кади авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан тиешле вакытта бастырмаган, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Шул сәбәпле, район прокуратурасы әлеге җитәкчеләргә карата административ эшләр кузгатты. Аларны караганнан соң, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе әлеге затларга 15әр мең сум штраф салуны билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф