Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында хезмәт турында закон үтәлмәгән

Район прокуратурасы Чистай шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре белән берлектә быелның май аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының үтәлүен тикшерде. Тикшерү күрсәткәнчә, районның ике авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәткә вакытында түләүдә закон бозылган. "ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" һәм "Үтәмеш АГРО" җәмгыятьләрендә эшчеләргә хезмәт хакы түләүдә бурычлар бар. Әлеге фактлар буенча предприятиеләр җитәкчеләре...

Район прокуратурасы Чистай шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре белән берлектә быелның май аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының үтәлүен тикшерде.


Тикшерү күрсәткәнчә, районның ике авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәткә вакытында түләүдә закон бозылган.

"ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" һәм "Үтәмеш АГРО" җәмгыятьләрендә эшчеләргә хезмәт хакы түләүдә бурычлар бар. Әлеге фактлар буенча предприятиеләр җитәкчеләре адресына представлениеләр җибәрелде. Шулай ук җәмгыять җитәкчеләре катнашында район прокуроры янында киңәшмә үткәрелде.

Прокуратура таләпләрен үтәү барышында "Үтәмеш АГРО" җәмгыяте хезмәт хакын өлешчә түләде.

Әлеге мәсьәлә район прокуратурасы контролендә тотыла.

Айназ Газизов,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined