Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы яшүсмерләре хокук боза, ә әти-әниләре штраф түли

Полиция хезмәткәрләре Югары Кармалка кызы П.ны 2 сәгать 30 минутта Чирмешәндә тоткарлыйлар. Аңа инде моңа кадәр дә ике тапкыр шул сәбәпле беркетмә төзегән булганнар. Шуның өчен штрафы да бәләкәй түгел, төннәрен урамда йөрергә яратучы кызның әнисенә 2000 сум түләргә туры киләчәк. П. балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә исәпкә дә куела....

Полиция хезмәткәрләре Югары Кармалка кызы П.ны 2 сәгать 30 минутта Чирмешәндә тоткарлыйлар. Аңа инде моңа кадәр дә ике тапкыр шул сәбәпле беркетмә төзегән булганнар. Шуның өчен штрафы да бәләкәй түгел, төннәрен урамда йөрергә яратучы кызның әнисенә 2000 сум түләргә туры киләчәк. П. балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә исәпкә дә куела.

Төнге сәгатьләрдә, автомашина йөртү таныклыгы да булмаган Лашман яшүсмерләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Бу "текә" егетләрнең әти-әниләренә дә штраф салынды. Чирмешәннән Н. да машина белән генә җилдерергә уйлаган, тик юлына "погонлылар" очраган. Ирек яратучы, тизрәк үсәргә теләүче егетләр әти-әниләренә күпме күңелсезлек, чыгым тудыруларын аңлаганнардыр шәт.
Бәркәтәдән яшүсмер Р.да үз техникасын булдырган - үзе эшләгән акчага мотоцикл сатып алган, тик документларсыз бу техникада таныклыксыз да йөрүче яшүсмерне тиз туктаталар. Инде ул да йөртү таныклыгы булмаган килеш техникага утырырга ярамаганлыгын төшенгән.
Соңгы кыңгырау көнне, төнге сәгать берләрдә, бәйрәм итеп кайтып килүче Иске Элмәле кызы А. да хокук органнары хезмәткәрләре кулына эләгә. Нишлисең, мәктәпне тәмамласаң да, 18 яшең тулмагач, төнге сәгатьләрдә урамда өлкәннәрдән башка йөрергә ярамый шул.
Яшүсмерләр дөрес аңласыннар иде, полиция хезмәткәрләре бары аларның тормышына куркыныч янамасын дип кенә кайгырта. Бу егетләрнең һәм кызларның ялгышы башкаларга сабак булсын иде.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф яшүсмерләр