Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"нә штраф салынган

    Каты көнкүреш калдыкларын Чирмешән үзәгендәге ерганакка ташлаган өчен "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте суд карары нигезендә 100 мең сум штрафка тартылды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешәндә яшәүчеләрнең шикаятьләре нигезендә тикшерү үткәргәннән соң, бу җәмгыятькә карата административ беркетмә төзелгән, аннан материал судка җибәрелгән. Коммуналь челтәрләргә...

    Каты көнкүреш калдыкларын Чирмешән үзәгендәге ерганакка ташлаган өчен "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте суд карары нигезендә 100 мең сум штрафка тартылды.

    ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешәндә яшәүчеләрнең шикаятьләре нигезендә тикшерү үткәргәннән соң, бу җәмгыятькә карата административ беркетмә төзелгән, аннан материал судка җибәрелгән. Коммуналь челтәрләргә бозылган җир участогына рекультивация үткәрергә дә туры киләчәк.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: