Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы буаларында балык тотуга чикләү булырга тиеш түгел

Районда яшәүче берәүнең мөрәҗәгате буенча үткәрелгән тикшерү барышында район прокуратурасы Яңа Кади авыл җирлегендә Кызыл Чишмә поселогы янында сулык белән җир участогын арендага алучының әлеге буада балык тотуны рөхсәт итмәвен ачыклады. Арендаторга бу гамәлләрнең законсыз булуы аңлатылды, шуннан соң "Балык тотарга ярамый" дигән табличка алынды. Мондый фактларның еш очравы сәбәпле,...

Районда яшәүче берәүнең мөрәҗәгате буенча үткәрелгән тикшерү барышында район прокуратурасы Яңа Кади авыл җирлегендә Кызыл Чишмә поселогы янында сулык белән җир участогын арендага алучының әлеге буада балык тотуны рөхсәт итмәвен ачыклады. Арендаторга бу гамәлләрнең законсыз булуы аңлатылды, шуннан соң "Балык тотарга ярамый" дигән табличка алынды.


Мондый фактларның еш очравы сәбәпле, түбәндәгеләрне аңлату кирәк.

Россия Федерациясе Су кодексының 6 маддәсе нигезендә дәүләт яки муниципаль милектә булган су объектлары гомуми файдаланудагы су объектлары булып саналалар. Һәр гражданин әлеге объектлардан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен бушлай файдаланырга хокуклы.

Су объектының яр буе җир полосасы гомуми файдалану өчен билгеләнгән. Аның киңлеге егерме метр тәшкил итә, монда каналларның, шулай ук елгаларның (башыннан тамагына кадәр озынлыгы ун километрдан артмаса) яр буе полосалары керми. Һәр кеше әлеге су объектлары янында булырга (механик транспорт чараларын кулланмыйча), шулай ук спорт һәм һәвәскәр балыкчылык белән шөгыльләнергә хокуклы.

Һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгы юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә килешү нигезендә бирелгән балык промыселы участокларында гына чикләнергә мөмкин.

Шундый чикләүләр су биоресурсларын саклауны һәм аларны рациональ файдалануны тәэмин итү йөзеннән, шул исәптән, аерым районнарда һәм аерым төр биоресурсларга карата балыкчылыкны тыю куела ала. Андый чикләүләр балыкчылык өлкәсендә башкарма хакимият органы - балыкчылык буенча Федераль агентлыгы тарафыннан тормышка ашырыла.

Балык тотуны законсыз тыю очракларында Чирмешән районы полиция бүлекчәсенә яисә прокуратурага (тел. 2-23-66) хәбәр итәргә мөмкин.

Айназ Газизов,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined