Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы прокуратурасы ярдәме белән хезмәт хакы буенча 650 мең сум бурыч түләнгән

Район прокуратурасы ярдәме белән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләргә  хезмәт хакы буенча 650 мең сумнан күбрәк бурыч түләтелгән.

Тикшерү барышында, “Чирмешән агрохезмәтләре” җәмгыятенең 60 эшчесенә 2018 елның декабрь ае өчен хезмәт хакы түләнмәве  ачыклана. Бурыч 650 мең сумнан артып киткән. Закон бозу сәбәпләрен һәм шартларын бетерү максатыннан, прокуратура авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесенә карата представление кертә, ул карала һәм канәгатьләндерелә.

-Җәмгыять җитәкчесенә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, бүген ул карау стадиясендә, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. – Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләренең хокуклары торгызылган, хезмәт хакы буенча бурычлар тулысынча капланган.

Фото архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X