Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Чирмешән“ бүлеге полицейскийлары эшен Иҗтимагый совет күзәтә

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге каршындагы Иҗтимагый советны яңа рәис - 1 нче Чирмешән мәктәбе директоры Виктор Плотников җитәкләячәк. Моңа кадәр әлеге оешманың башында торган Әмир Могыйзов бу посттан үз теләге белән китте. Советның быелгы тәүге утырышында аның яңа составы сайланды. Яңа әгъзалар арасында Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары вәкилләре...

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге каршындагы Иҗтимагый советны яңа рәис - 1 нче Чирмешән мәктәбе директоры Виктор Плотников җитәкләячәк. Моңа кадәр әлеге оешманың башында торган Әмир Могыйзов бу посттан үз теләге белән китте.

Советның быелгы тәүге утырышында аның яңа составы сайланды. Яңа әгъзалар арасында Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары вәкилләре - дин әһелләре, ветераннар, социаль хезмәткәрләр, табиплар, журналистлар бар.
Утырышта советның быелга эш планы да расланды.
Мондый оешма районда ике ел элек оешкан иде. Иҗтимагый совет җәмәгать тәртибен саклау, җинаятьчелекне булдырмау, аны кисәтү мәсьәләләрендә дәүләткә ярдәм итү, муниципальара бүлек эшчәнлегенә җәмәгать күзәтүе башкаруны үзенә бурыч итеп куя. Совет әгъзалары бүлек эшчәнлеге хакында халыкка даими мәгълүмат җиткерә. Алар полиция хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокуклары, законлы мәнфәгатьләренең бозылуы хакында гражданнардан булган мөрәҗәгатьләрне тикшерергә хокуклы. Шулай ук, җинаять кылуда шикләнелеп һәм гаепләнеп, яки административ кулга алуга дучар булган затларны мәҗбүри тоткарлау урыннарындагы шартлар белән даими танышып торуны совет үзенең быелгы эш планына да керткән. Иҗтимагый оешма уңышсыз гаиләләрне күзәтүне, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары мәктәпләрендә тәрбия, эчкечелек, наркомания мәсьәләләрендә укучылар, ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрүне дә максат итә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иҗтимагый совет