Кеше һәм закон

Чаллы йортларының берсендә әтисе 29 яшьлек улын балконда үлгән килеш тапкан

Фаҗига кичә иртән автошәһәрнең 50нче комплексындагы бер йортта килеп чыга.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Яр Чаллы шәһәрендә олы яшьтәге ир-ат балконда улының үле гәүдәсен тапкан, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы. 

Фаҗига 29 апрель көнне шәһәрнең 50нче комплексындагы бер торак йортта килеп чыга. 

64 яшьлек ир-ат үзенең 29 яшьлек, беркайда да эшләмәүче улының гәүдәсен балконда таба. Мәет янында үлем алдыннан язып калдырган хат була. 

Яшь егетне мондый адымга нәрсә этәргәне әлегә билгесез - хатның эчтәлеге әлегә әйтелми.

tatar-inform.tatar


Яр Чаллы Фаҗига

Нет комментариев