Агымдагы елның узган чорында районда мошенниклыкның 11 факты теркәлгән, шул исәптән унысы телефон буенча шалтыратучылар, бер очракта интернет аша коммуналь хезмәтләр түләгәндә, карточкадан акча урлыйлар.
Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, алдаулардан, нигездә, өлкәннәр зыян күрә. Мошенниклар телефон номерына СМС - хәбәрләр җибәреп, я булмаса полиция хезмәткәре, фармацевтика консультанты, социаль яклау яисә Пенсия...
Агымдагы елның узган чорында районда мошенниклыкның 11 факты теркәлгән, шул исәптән унысы телефон буенча шалтыратучылар, бер очракта интернет аша коммуналь хезмәтләр түләгәндә, карточкадан акча урлыйлар.
Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, алдаулардан, нигездә, өлкәннәр зыян күрә. Мошенниклар телефон номерына СМС - хәбәрләр җибәреп, я булмаса полиция хезмәткәре, фармацевтика консультанты, социаль яклау яисә Пенсия фонды хезмәткәре һәм тагын әллә кемнәр исеменнән мөрәҗәгать итеп, абонент номерына акча салуны таләп итәләр. Мондый очраклар республиканың күп районнарында һәм шәһәрләрендә күзәтелә.
Соңгысы күптән түгел генә, ноябрь аенда Яр Чаллы шәһәрендә булган. 64 яшьле хатын-кызга бер ир-ат шалтырата һәм үзен аның улы дип әйтә, "әни", дип әндәшә. Хатын - кыз аңа ышана. Аннан соң "улы" телефонны "полиция хезмәткәренә" бирә. "Улыгызны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять өчен җәза көтә, хәлне җайлау өчен кичекмәстән 20 мең сум акча кирәк", - ди ул. Әни кеше, баласы авыр хәлгә юлыккан дип ышанып, әлеге сумманы телефон номерына терминал аша күчерә. Соңрак, улына шалтыратып, аның закон белән проблемалары булмавын ачыклый.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында да мондый көтелмәгән "сюрпризлар" булырга мөмкин. Шуңа да полиция хезмәткәрләре игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән мәгълүматны тикшерергә, абонент номерына ашыгып акча күчермәскә, чит кешеләргә ишек ачмаска киңәш итәләр. Мондый очраклар турында полиция бүлегенә 02 яисә 2-54-39 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Нет комментариев