Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бурычлыларны Чирмешән прокуратурасы тикшерә

Районда салымнар түләмәүчеләрнең һәм дәүләт яисә муниципаль милектән файдаланып, аренда өчен вакытында "араны өзеп бармаучыларның" 18 миллион сум (!) бурычы җыелган. Юридик затларның - 16, халыкның 2 миллион сум әҗәте бар. Инде бу эш белән хәтта прокуратура да шөгыльләнә башлаган. Салымнарны, бурычларны түләтү буенча районда махсус комиссия эшли иде. Хәзер...

Районда салымнар түләмәүчеләрнең һәм дәүләт яисә муниципаль милектән файдаланып, аренда өчен вакытында "араны өзеп бармаучыларның" 18 миллион сум (!) бурычы җыелган.

Юридик затларның - 16, халыкның 2 миллион сум әҗәте бар. Инде бу эш белән хәтта прокуратура да шөгыльләнә башлаган.
Салымнарны, бурычларны түләтү буенча районда махсус комиссия эшли иде. Хәзер инде прокуратура белән берлектә тагын бер комиссия оешкан. Аның утырышларына бурычлары булган юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне, гражданнарны дәшеп, әңгәмә, аңлату үткәрелә.
-Әлеге комиссия утырышларына чакырылучылар бурычлыларын түләүләре хакында квитанцияләр, я банк кәгазьләре алып киләләр, - ди әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - Шундый дүрт утырыш нәтиҗәсендә төрле бюджетларга 810 мең сум түләүләр кертелде. Әмма калган бурыч күләме байтак. Мисал өчен, бер юридик затның 760 мең, ә бер физик затның 769 мең сум "койрыгы" бар. Бер крестьян-фермер хуҗалыгы 200 мең сум бурычка баткан. Аеруча күп әҗәтлеләрне район прокуратурасы контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бурычлар салымнар Чирмешән прокуратурасы