Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бәркәтәдә, Кара Чишмәдә һәм Чирмешәндә ялган аракы сатучылар җавапка тартыла

Агымдагы елның февраль аенда гына да район территориясендә - Бәркәтәдә, Чирмешәндә һәм Кара Чишмәдә ялган аракы сату фактлары ачыкланган. Бәркәтә "сәүдәгәренең" йортыннан полиция хезмәткәрләре җиде литр алкоголь продукциясе алганнар. Чирмешәндә, Молодежная урамында яшәүче хатын - кыз да шундый кәсеп белән акча эшләмәкче булган. Аның хуҗалыгыннан акциз маркалары булмаган 51 шешә...

Агымдагы елның февраль аенда гына да район территориясендә - Бәркәтәдә, Чирмешәндә һәм Кара Чишмәдә ялган аракы сату фактлары ачыкланган.

Бәркәтә "сәүдәгәренең" йортыннан полиция хезмәткәрләре җиде литр алкоголь продукциясе алганнар. Чирмешәндә, Молодежная урамында яшәүче хатын - кыз да шундый кәсеп белән акча эшләмәкче булган. Аның хуҗалыгыннан акциз маркалары булмаган 51 шешә спиртлы эчемлек тапканнар. Кара Чишмәдә ялган аракы белән сәүдә итүче ир- ат полиция хезмәткәрләренә яхшы таныш. Ул инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган кеше, аңа карата җинаять эше дә кузгатканнар иде. Әмма ул элеккеге кәсебен ташларга җыемый да. Бу юлы аның өеннән 34 шешә законсыз аракы алынган.
-Мондый хокук бозу өчен 2 мең 500 сумнан - 5 меңгә кадәр штраф каралган. "Идән астыннан" аракы сатучыларның күпчелеген бу суммалар куркытмый, алар штраф түлиләр дә, эшләрен дәвам итәләр,- диләр полиция хезмәткәрләре. - Ә арзанга кызыгып андый суррогат эчемлекне сатып алучылар, сәламәтлекләрен һәм тормышларын куркыныч астына куялар, чөнки күп очракта бу "товарда" ацетон булуы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Кара Чишмә полиция ялган аракы