Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер айдан соң – яңа җәза

Яңа Элмәледә яшәүче Андрей Сергеев чит милекне урлашуы һәм үтерү белән янаганы өчен 6 августта район суды тарафыннан хөкем ителеп, шартлы рәвештә 2 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ә нәкъ бер айдан соң - 6 сентябрьдә ул кабат суд эскәмиясенә эләгә. Бу юлы А. Сергеевны РФ Җинаятьләр...

Яңа Элмәледә яшәүче Андрей Сергеев чит милекне урлашуы һәм үтерү белән янаганы өчен 6 августта район суды тарафыннан хөкем ителеп, шартлы рәвештә 2 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ә нәкъ бер айдан соң - 6 сентябрьдә ул кабат суд эскәмиясенә эләгә.


Бу юлы А. Сергеевны РФ Җинаятьләр Кодексының 318 маддәсе 1 өлеше һәм 319 маддәсе буенча гаеплиләр: үз хезмәт вазифаларын башкарганда хакимият вәкилен халык алдында түбәнсетү һәм хакимият вәкиленә карата аның сәламәтлегенә яки тормышына куркыныч янамаучы көч куллану өчен.Андрейга полиция участок уполномоченныеның тәртипкә чакыруы ошамый. Югыйсә участковый аңа җәмәгать урынында исерек хәлдә йөргәне, шулай итеп җәмәгать тәртибен бозуы өчен кисәтү ясый. А. Сергеев баштан участковыйга сүгенеп җавап бирә, ә аннан соң кул күтәрә.

Район суды А. Сергеевны 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Шунысы да игътибарга лаек, 6 август һәм 6 сентябрь көннәрендә булган суд утырышларында А. Сергеевка яшәү һәм эш урыннарыннан уңай характеристика бирелүе мәгълүм була. Ләкин Андрей бит 2011 елның апрелендә һәм 2012 елның апрелендә дә хөкем ителеп, административ җаваплылыкка тартылган булган. Чираттагы суд А. Сергеевка сабак бирерме - монысын инде вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кабат суд эскәмиясенә эләгә