Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер атнада Чирмешән районында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

01 Узган атнада районда ике мунча янган: 30 гыйнварда кичен - Яңа Элмәледә һәм 2 февральдә иртән - Лашманда. Утны сүндерергә Ульяновка, Лашман авылларыннан һәм Чирмешәндәге 135нче янгын частеннан белгечләр барган. 02 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 23 хәбәр кергән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 16 административ...

01 Узган атнада районда ике мунча янган: 30 гыйнварда кичен - Яңа Элмәледә һәм 2 февральдә иртән - Лашманда. Утны сүндерергә Ульяновка, Лашман авылларыннан һәм Чирмешәндәге 135нче янгын частеннан белгечләр барган.

02 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 23 хәбәр кергән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 16 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 6 юл-транспорт һәлакәте булган, барысы да - матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. ЮХИДИ инспекторлары бл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 55 кешене ачыклаганнар, берәү транспорт чарасын аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Иске Котыш авылыннан берәүгә, үз авылдашын кыйнаган өчен, закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Бәркәтә авылыннан законсыз рәвештә спиртлы эчемлек саткан бер хатын-кызның да җавап тотасы була. Экспертиза ул кәсеп иткән продукцияне кеше сәламәтлегенә зыянлы дип таныган.

03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә тәүлегенә 16-17 чакырту кергән. Әлеге хезмәтнең фельдшерлары ОРВИ белән авырган балалар янына 10 тапкыр барганнар, ике кеше аларга көнкүрештә җәрәхәт алып мөрәҗәгать иткәннәр. Күпчелек чакыртулар - хроник авырулар янына.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү буенча 44 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында кеше һәм закон юлтранспорт һәлакәте булган