Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ана балаларын ут төртеп яндырган

Байкал аръягында яшәүче 30 яшьлек Ксения Григорьева төрмәдә 21 ел утырачак.

Тикшерү материаллары буенча, бу хатын сабыйларны тәрбияләү белән шөгыльләнергә теләми. Ул балаларыннан котылу юлын алдан эзли, план кора. Әни кеше ике нәни баласын өйдә калдырып чыга. Аннары агач йортка бензин сибә һәм ут төртә. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килә. Алар балаларның берсен уттан алып чыга, икенче сабый үлә. «Балаларның берсен күршедә яшәүче үсмернең батырлыгы ярдәмендә коткарып калдылар», - диелә Байкал аръягы прокуратурасы сайтында. «Җаваплылыктан качу өчен Григорьева, янгын очраклы чыкты, аның үзенең моңа катнашы юк дип исбатларга тели. Ләкин бу фаразны дәүләт гаепләүчесе кире какты», - дип аңлатканнар ведомствода.
 

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев