Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

56 яшьлек чирмешәнлене 8 ел колония көтә

Чирмешәндә яшәүче 56 яшьлек Виктор Архипов кеше сәламәтлегенә аны үлемгә китерерлек дәрәҗәдә авыр зыян салган өчен, озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителде. Үткән елның сентябрендә Виктор Архипов һәм аның белән яшәүче 38 яшьлек хатын арасында гауга чыга. Аек булмаган Архипов кулына пычак алып, хатынының ботына чәнчи. Кан юлларына зур зарар килү...

Чирмешәндә яшәүче 56 яшьлек Виктор Архипов кеше сәламәтлегенә аны үлемгә китерерлек дәрәҗәдә авыр зыян салган өчен, озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителде.

Үткән елның сентябрендә Виктор Архипов һәм аның белән яшәүче 38 яшьлек хатын арасында гауга чыга. Аек булмаган Архипов кулына пычак алып, хатынының ботына чәнчи. Кан юлларына зур зарар килү сәбәпле, бик күп кан ага башлый. Архипов ярдәм итәргә маташа, тик файдасыз. Ашыгыч ярдәм медикларына бу хатын-кызның үлемен расларга гына кала.
Район суды Виктор Архиповка карата 8 елга каты режимлы колониягә озату, бер елга иреген чикләү карары чыгара.
Юрий Иванов,
район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы колония прокуратура суд