Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Уеннарыбыз да “эшле” иде

Салкын кыштан сон тизрәк кояшлы яз җитүен кем генә түземсезләнеп көтеп алмый икән! Язгы гөрләвекләр, кошлар сайравы, тургай җыры күңелләрне җилкетә. Шулай, бер көнне, тургай җырын тыңлый-тыңлый өйгә кайтып барышым. Алдымнан алты яшьләр чамасындагы бала белән бер бабай атлый. Күрәмсең, ул оныгына туңдырма алган, малай шуның кәгазен урамга ташлады. Бабай:...

Салкын кыштан сон тизрәк кояшлы яз җитүен кем генә түземсезләнеп көтеп алмый икән! Язгы гөрләвекләр, кошлар сайравы, тургай җыры күңелләрне җилкетә. Шулай, бер көнне, тургай җырын тыңлый-тыңлый өйгә кайтып барышым. Алдымнан алты яшьләр чамасындагы бала белән бер бабай атлый. Күрәмсең, ул оныгына туңдырма алган, малай шуның кәгазен урамга ташлады. Бабай: "Улым, болай ярамый, ал, кайткач чүп савытына ташларбыз", - диде Малай карусыз гына чүпне алып кесәсенә тыкты. Бераз дәшми баргач (бабасына бераз үпкәләп алган иде бугай):

-Бабай, бер чүп ыргытканнан ни була инде?

Бабасы аның башыннан сыйпап:

-Улым, син шулай дип берне, аннан, бер генә дип, башкалар да ташласа, безне чүп оясы капламасмы? Чисталык үзебез өчен: сулар һавабыз, эчәр суыбыз өчен, - дип аңлатма бирде.

Бабай белән оныкның үзара аңлашып кайтуы мине аларга карап сокланырга, елмаерга мәҗбүр итте. Елмаю гына түгел, үткәнемә, бала чагыма алып кайтты...

Без, Югары оч балалары (тыкрыкның өске ягында торучылар гына): мин, сенелем Рәмилә, күрше кызлары: Кадрия, Рәзилә, күрше малайлары: "башкисәр" Атлас, Марс, Равил, Рамил, Илфак нинди генә уеннар уйнап үсмәдек. Командирыбыз - Атлас иде... Әлбәттә, өйдәге эшләр хакында да онытмадык.

Без - урам балаларының төп тәрбиячеләре, бигрәк тә җәйге озын көннәрдә, үз әбием Сәкинә, күршеләр: Оркыя, оч Миннур, Миннурий әбиләребез иде. Алар эшләрнең тәртибен аңлатып кына калмыйлар, чисталыкка да, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүчеләр дә, аны яратырга, үз урамың белән горурланырга да өйрәтүчеләр булды.

Иртән иртүк урамдагы төп эш - йорт, капка төбе себерүдән башлана. Янәсе, кемнеке иң чиста. Эшләгәнең безгә булса, чисталык үзең өчен. Әбиләр ярыш та оештыралар, җиңүчегә - карлыган вареньесы сөрткән олы ипи кисәге. Барыбыз да вареньелы ипи өчен тырыша идек.

Икенчесе, болдыр төбе. "Кеше турыдан-туры өйгә кермәскә, ишек төбе - болдырда торырга мөмкин. Шуңа күрә болдыр төбе әйбәтләп юылган, өстәл өсте чиста булсын", - дип өйрәтәләр иде. Аларның сүзе безнең өчен закон, кушканнырын бик теләп эшли идек.

Авыл җирендә яшәгәнлектән барыбыз да күпләп каз-үрдәк, тавык-чебеш асрадык. Гонаһ шомлыгына каршымы, кайчак алар үлгәли иде. Шунда инде өлкән тәрбиячеләребез безгә эш таба: бакчага аулак почмакка "кабер" казырга, 1-2 көрәк чамасы җир алып чокыр казытып, шунда үлгән кош-кортны күмдерәләр иде. Янәсе, ул гаилә әгъзасы, күмеп, каберен карап тор, чүп басмасын. Бу шөгель тора-бара гадәткә керде безнең. Хәтта, яр буйларына ташланган үләксәләрне җыеп, шунда ук кош-корт каберлеге ясый идек. Шушы гамәлләребез кайбер битараф өлкәннәрне дә уйланырга мәҗбүр иткән ахрысы, тора-бара урамда, яр, чишмә буйларында кош-корт үләксәләре күренмәс булды.

Ә инде кызу эссе көннәрдә су бетү - безнең көтеп алган "бәйрәм" иде. Чөнки беренче булып чишмәгә суга төшү - яңа чишмәгә юл ачу иде ул. Аны да безгә әбиләребез өйрәтте. Өлкәннәр ярга төшеп су алсын өчен, узыша-узыша анда сукмак сала, баскыч ясый, чүп-чарны җыеп ала идек.

Безнең тарафтан урам, тыкрык кырыенда үскән кычытканнарга көн юк. Тәрбияче әбиләребез монда да акыллы эш итәләр. "Кош-кортлар, сарык бәтие, бозаулар тиз үссен дисәгез, үзегезнең көчле буласыгыз килсә - кычыткан җыегыз, аны тапап бирегез, ә калганын бәйләп, абзар башына кибәргә куегыз"-, диләр иде. Шул сүз белән кем күпме кычыткан җыя: урам балалары ярыша идек. Күпме тәрбия чарасы уздырганнар безнен әбиләребез! Эшкә дә, тәртипкә дә, чисталыкка да өйрәткәннәр.

Уйларыма бирелеп өйгә кайтам, безнен күңелләргә изгелек орлыгы салган әбиләребезгә дога кылам. Алар әйткәнне, өйрәткәннәрне күңелдән кат-кат кичерәм, тормышымда кулланам.

Ак яулыклы әбиләрем! Сез көчле тәрбияче, өйрәтүче, остаз! Бу язмам сезгә дога булып барсын иде һәм дә инде әбиләребезнең тәрбия ысулларын яңа буын тәрбияләүдә киң куллансак иде.

Рәзинә Мортазина.

Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined