Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Эшләгәнең үзең өчен

Соңгы 10-15 ел эчендә авылларда йортлар саны, кешеләр саны да кимеде. Бу процесс дәвам итә. Моның төп сәбәбе - күмәк хуҗалыкларның хәлсезләнүе, кайсыларының бетүе. Халык эшсез калды. Авылда төпләнергә җыенган, уңган яшьләребез дә бәхетләрен шәһәрдән эзләргә мәҗбүр. Теләге булганнар, уңганнар шәхси хуҗалыкларында мал асрап яки башка шөгыль табып үз көннәрен...

Соңгы 10-15 ел эчендә авылларда йортлар саны, кешеләр саны да кимеде. Бу процесс дәвам итә. Моның төп сәбәбе - күмәк хуҗалыкларның хәлсезләнүе, кайсыларының бетүе. Халык эшсез калды.


Авылда төпләнергә җыенган, уңган яшьләребез дә бәхетләрен шәһәрдән эзләргә мәҗбүр.

Теләге булганнар, уңганнар шәхси хуҗалыкларында мал асрап яки башка шөгыль табып үз көннәрен үзләре күрә анысы. Безнең Бәркәтәдә дә андыйлар аз түгел.

Үз абзарымда да 18 баш мөгезле эре терлек, 32 баш сарык бар. Зур малның дүртесе савым сыеры. Тик сөтне сатмыйбыз, аны бозауларга эчерәбез һәм гаиләгә тотабыз. Ел әйләнәсе малларны суеп, үзебез үк сатабыз да. Сарыкларга да хуҗа табылып тора, казлар үстереп тә табыш алабыз.

Бу кадәр малың булгач, йоклап ятып булмый, билгеле, ярамый да, тәгәрмәчтәге тиен кебек гел хәрәкәтләнергә туры килә.

Дөрес, бөтен кешенең дә күп мал асрап яшәргә мөмкинлеге юк. Һәркем өчен дәүләт эшендә эшләп, яхшы хак алу җайлырак. Элеккеге колхозларны, әллә нишләсәк тә, "кайтарып" булмый инде. Алар сыманрак, башка формадагы күмәк хуҗалыклар оештырсалар гына. Минем уйлавымча, дәүләтебез субсидия бирү һәм төрле программалар буенча ярдәм итү белән дә соңга кала. Бу яктан активлыкны, игътибарны көчәйтсеннәр иде. Мәдәният йорты, юллар, уен мәйданчыклары ясап, төзәтеп кенә яшьләрне авылда калдырып булмый. Алар кирәкми димим, кирәк, тик иң элек яхшы түләүле эш урыннары булдыру һәм яшьләрне торак белән тәэмин итү мөһим. Менә шул вакытта авыл яшәрер һәм яшәр.

Кемнеңдер килеп булышканын көтеп яту да дөрес түгел. Үзең шәхси эш башласаң, бөтен тапканың үзеңә икәнен белеп, тырышып эшлисең. Эш юк дип телевизор каршында ятканчы, начар юлда йөргәнче, нәрсә дә булса эшләп карарга, шуңа омтылырга кирәк.

Галимҗан Кәримов, пенсионер.

Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined