Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр Яңа елны ничек каршылыйлар?

Халык сынамышлары Яңа елны да урап узмый. Имеш, Яңа елны ничек каршы алсаң, елың нәкъ шулай дәвам итәчәк. Бүгенге сорашу да шул хакта. Якташларыбыз Яңа елны кайда һәм ничек каршыларга җыеналар? Юлия Якимова, фермер, Девичья Поляна: - Без ел саен Яңа ел кичендә балалар белән Чирмешәнгә барабыз. Аларга район үзәгендәге...

Халык сынамышлары Яңа елны да урап узмый. Имеш, Яңа елны ничек каршы алсаң, елың нәкъ шулай дәвам итәчәк. Бүгенге сорашу да шул хакта. Якташларыбыз Яңа елны кайда һәм ничек каршыларга җыеналар?

Юлия Якимова, фермер, Девичья Поляна: - Без ел саен Яңа ел кичендә балалар белән Чирмешәнгә барабыз. Аларга район үзәгендәге чыршыларны күрсәтәбез, фотога төшәбез. Аннан соң, кайтып, өйдә табын артында Яңа елны каршылыйбыз. Бүләкләрне, гадәттә, Кыш бабай алып килә.
Әлфия Гыйләҗева, балалар бакчасы мөдире, Чирмешән: - Яңа елны өйдә, балалар, килен - кияүләр, оныклар белән каршы алабыз. Элеккеге гадәт буенча, бүләкләр әзерләп, аларны чыршы янына куябыз. Балаларыбызның инде үзләренең гаиләләре булса да, алар шул бүләкләрне алу минутларын түземсезлек белән көтәләр, чын күңелдән аларга шатланалар.
Флүзә Фәрхетдинова, хуҗабикә, Югары Чегодай: - Яңа ел - гаилә бәйрәме, без аны ел саен өйдә, балалар, ирем белән каршылыйбыз. Иң мөһиме - аны күңелле итеп үткәрү. Чыршыны бизәп куйдык. Яңа ел кичендә әүвәл авыл клубына чыгабыз. Биредә яңа ел тамашасы була. Уеннар оештыралар, лотерея билетларын уйнаталар. 1 январь көнне монда балалар өчен чыршы бәйрәменә җыелалар.
Фәүзия Шарапова, укытучы, Кармыш: - Мин ел саен Яңа елны каршылар алдыннан өйне җыештырып чыгам, генераль уборка ясыйм. Табын әзерлибез. Кич белән туганнарга шалтыратып, Яңа ел белән котлыйбыз. Күршеләргә дә кереп чыгабыз. Мин сынамышларга ышанмыйм, алай да елны ничек каршылыйсың - ул шулай уза, диләр. Барысы да Алла кулында. Яңа ел һәммәбезгә бары тик шатлыклар гына алып килсен.
Мәдинә Талипова, китапханәче, Лашман: - Яңа ел кичендә авыл мәдәният йортында тамаша була. Әүвәл шунда катнашырга туры киләчәк. Аннан соң инде Яңа елны туганнар белән өйдә каршы алырбыз. Монда да күңелле итеп, уйнап, җырлап утырырга ниятлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа ел Дев поляна