Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр Яңа елны ничек каршылаган?

Ландыш Фәсхетдинова (Иске Үтәмеш): - Безнең гаилә өчен 31 декабрь иртәдән үк күңелле мәшәкатьләрдән башланды. Бу көнне киявебез белән кызыбызга бәйрәм ясап, Чирмешәндә яңа өй ачкычлары тапшырдылар. Яшьләр анда шул ук көнне күченделәр дә. Аларга булышып, кирәк-ярак алышып көн үтте шулай. Кич белән авыл клубына чык­тык. Бал-маскарад уенына 50 сумнан...

Ландыш Фәсхетдинова (Иске Үтәмеш): - Безнең гаилә өчен 31 декабрь иртәдән үк күңелле мәшәкатьләрдән башланды.

Бу көнне киявебез белән кызыбызга бәйрәм ясап, Чирмешәндә яңа өй ачкычлары тапшырдылар. Яшьләр анда шул ук көнне күченделәр дә. Аларга булышып, кирәк-ярак алышып көн үтте шулай.
Кич белән авыл клубына чык­тык. Бал-маскарад уенына 50 сумнан алты лотерея билеты алган идек, шуларны уйнатып бүләкләр оттык. Супер-призга дигән ике симкалы кесә телефоны Реваль Вафинга чыкты.
Алдан тозлы суда тоткан үрдәк түшкәсен, клубка киткәнче, газ плитәсе миченә пешәргә куеп калдырган идем, Яңа елны каршылау табынында төп ризыгыбыз шул булды. Үрдәк ашап сыйландык. Аннан телевизор карадык, төнге өчләргә кадәр. Ялларда мәктәптә дежур да тордым.
Вадим Митрюхин (Чирмешән): - Яңа ел - гаилә бәйрәме диләр бит, без дә аны тыныч кына, өйдә, балалар белән каршы алдык. Башкалардан әлләни аерылмаганбыздыр: 31 көнне 1нче каналдан "Иван Васильевич меняет профессию", "Ирония судьбы или с легким паром" кинофильмнарын карадык. Ятланган, йөз караган кинолар. Тик барыбер бу фильмнар уңай энергетика, бәйрәм кәефе бирә. Ил Президенты мөрәҗәгатен тыңлаганнан соң, чыршыларны карап әйләндек. Бу көнне өстәлдә традицион Яңа ел ризыклары да: мандарин, "оливье" салаты, "подшуба" урын алды. Әйтәм бит, күп­ләр өчен монда гадәттә бер сценарий.
Аннан рәхәтләнеп әллә ничә көн ял иттек. Анда-монда барырга туры килмәде үзе. Дөрес, яллар озаграк сыман. Без аграр ил бит, шунлыктан бу ял көннәренең бер өлешен язгы якка калдырсалар да ярый. Һәр россияленең унарлаган көн Мальдиваларда, Таиландларда ял итү мөмкинлеге юк бит. Килешәсездер.
Флера Җиһаншина (Әмир): -Яңа ел якынлашкан саен ниндидер тылсымга ышану арта, күңелләр күтәрелә. Бу балачактан шулай калган.
Быел без каядыр шәһәрләргә бармадык. Каникулларда гел өйдә булдык. Яңа ел кичендә клубта концерт карадык. Халык та шактый җыелган. Бал-маскарадта төп бүләкне - әтәчне Винер Галимовлар гаиләсе отты.
Кичен өйдә балалар белән табын корып утырдык. Яңа ел шулай тыныч, матур килде. Иң мөһиме - барыбыз да сау-сәламәт булыйк, барлык кешеләргә дә шуны телим. Яллардан соң эшкә чык­тык, балалар - укучыларыбыз нык сагындырган.
Михаил Назаров (Лагерка): - Бик ошады Яңа ел бәйрәмнәре. Авылыбыз артистлары бал-маскарадка тырышып әзерләнгәннәр. Чарада яшьләрнең күп булуына да бер сөендем. Лотерея уенына, оныкларыма да атап, 11 билет алган идек, барысы да отышлы булып чыкты. Соңрак бүләкләрне хуҗаларына озаттым. Кичен өйдә табын янында телевизор карап утырдык. Карчыгым белән. Иптәшкә ялгыз күршебез дә керде.
1 январь көнне авылдашым Михаил Трофимовның 75 яшьлек юбилеена бардык. Мин гармунда уйнадым. Михаил Иванович гомере буе колхозда автобуста эшләгән шофер кеше. Гел бергә яшәдек. Хатыннарыбыз да бер авылдан, Яңа Сережкинодан. Мин январьда, ул февральдә өйләнгән иде. Ни кызганыч, дус­тымның хатыны берничә ел элек дөнья куйды.
Бераз мал-туарыбыз бар. Каникулларда аларны карадык, ишегалларыннан кар көрәдек. Без - пенсионерлар болай да гел өйдә инде.
Галина Хазбулатова (Чирмешән): - Яңа елны Мәскәүдә каршыладык. Балаларыбыз анда яши. 31 декабрь көнне кичке сигезләрдә Кызыл мәйданны карап чыктык. Монда халык бик күп иде.
Башкала кунакларын йөзләрчә Кыш бабай, Кар кызлары тәбрикләде. Кызыл мәйданда урнаштырылган, ялтырап торучы зур Чыр­шы уенчыгына таң калдык. Искитәрлек, аның эченә эскәмияләр куйганнар, кереп утырырлык.
Балалар безгә көтелмәгән бүләк тә ясады, "Кривое зеркало" концертына билет алганнар. Монда юмор осталары Петросянны, Степаненконы, Вашуковны, Церишенконы, Морозовларны үз күзләребез белән күреп кайту кызык булды. Ике сәгатьлек тамаша сизелмичә дә үтте. Анда безне телевидениега да төшерделәр әле. Шунлыктан быелгы Яңа ел бәйрәмнәре озакка җитәрлек хатирә булып калыр шәт. Ел да алай булмый ул.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа ел