Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Парклар һәм скверлар көнендә ветераннар да, яшьләр дә бәйрәм итте

Чирмешәндә берьюлы 9 сугыш ветераны һәм ветераннарның тол хатыннары яңа квартиралы булды. Парклар һәм скверлар көнендә район үзәгендә оештырылган колачлы бәйрәм нәкъ менә аларны хөрмәтләүдән башланды. -Мондый тантана - яңа йортлар өлгерү - зур бәйрәм. Без сезгә бик рәхмәтле. Өй туегыз белән! - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин ветераннарга тәбрикләү...

Чирмешәндә берьюлы 9 сугыш ветераны һәм ветераннарның тол хатыннары яңа квартиралы булды. Парклар һәм скверлар көнендә район үзәгендә оештырылган колачлы бәйрәм нәкъ менә аларны хөрмәтләүдән башланды.

-Мондый тантана - яңа йортлар өлгерү - зур бәйрәм. Без сезгә бик рәхмәтле. Өй туегыз белән! - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин ветераннарга тәбрикләү сүзләре ирештереп.
Казаннан килгән кунак - республика Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әбиләргә һәм бабайларга өй туе уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты һәм хөкүмәт башлыгы исеменнән котлаулар әйтте.
Районның төрле авылларында яшәүче Рәүф Билалов, Александр Белоногов, Разия Ларионова, Зәйтүнә Вильданова, Федосья Евдокимова, Мәхтүмә Шәймарданова, Габделхак Җиһаншин, Прокопий Ашаткин, Зәйтүнә Кәримоваларның күбесе район җитәкчесе кулыннан яңа өйләргә ачкыч, әле бүләк тә алырга үзе килгән. Тугыз йортның җидесен Амур ягында - көньяк микрорайондагы Җиңүнең 70 еллыгы исемендәге урамда салганнар. Әлегә кадәр Керкәледә гомер итүче Рәүф Билалов алар арасыннан беренче булып "өй туе" үткәрде дисәң дә ярый. Ике бүлмәле, сулы, электрлы, канализацияле (газ якын көннәрдә тоташтырылачак), бөтен уңайлыклары тудырылган аерым, ике бүлмәле йортын район җитәкчеләре, күпсанлы кунаклар да кереп карады.
-Җитәкчеләребезгә рәхмәт, - ди Бөек Ватан сугышына 1944тә алынып, туган авылына 6 елдан соң гына кайткан артиллерист якташыбыз.
Рәүф ага берничә көннән 88 яшен билгеләп үтәчәк. Исән булсын. Кызганыч, аның карчыгы вафат, бүген оныгы белән генә торалар.
2008 елдан бирле, Россия Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарының, аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту турында 714нче санлы Указы кабул ителгәннән соң, безнең районда 241 кеше торак шартларын яхшырткан. Күбесе икенчел торак сатып алса, районда яңа квартираларга, аерым, җыйнак, яңа төзелгән йортларга күченүчеләр дә байтак.
Алда телгә алынган, бүген ачкычлары ияләренә тапшырылган йортлар янында юл да ясалган, алгы якка койма да бастырылган. Биредә әле тагын йортлар салыначак.
Парклар һәм скверлар көнендә район үзәгендәге һәйкәлләр түренә веноклар һәм чәчәкләр дә куйдылар.
Бәйрәм барышында искә алынганча, быелгы, Парклар һәм скверлар елында байтак агач үсентеләре утыртылган, район үзәгендә һәм авылларда һәйкәлләр төзекләндерелгән.Үткәрелгән тематик чаралар дистәләп.
Инвалидлар йорт-интернаты каршында яңа парк-сквер ясыйлар. Ул райондашлар, чирмешәнлеләр өчен бик матур урын булачак. Моңа 1нче һәм 2нче Чирмешән мәктәпләре, лицей укучылары да үз өлешен кертте, нәкъ бүген биредә дистәләп миләш агачы утырттылар. Бу изге эштә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр дә катнашты.
Кичке якта Җиңү паркында һәм күл буенда спорт ярышлары уздыру күздә тотыла.
Парклар һәм скверлар көнендә районда башка кайбер чаралар да узды.
Чаралардан фоторәсемнәр: http://www.nashcheremshan.ru/ru/the-news/item/6949-cheremshanskim-veteranam-torzhestvenno-vruchili-klyuchi-ot-novyih-domov-fotoreportazh.html

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ветераннарга торак Парклар һәм скверлар көне