Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Урманасты Үтәмештә - яңа имам

Берара мондагы халык дини мәҗлесләр үткәрергә, җеназа озатырга мулланы Иске Үтәмештән чакырырга мәҗбүр иде. Авыл мәчетендә унбиш еллап имамлык иткән Җәүдәт абый Ногманов вафат булгач, әлеге вазифаны үз өстенә алучы булмады. Инде, ниһаять, монда имам билгеләнде. 91 йортлы, 193 кеше яшәүче авылда бу җаваплы эшкә Шәүкәт Хәйруллин алынган. Ул Керкәле...

Берара мондагы халык дини мәҗлесләр үткәрергә, җеназа озатырга мулланы Иске Үтәмештән чакырырга мәҗбүр иде. Авыл мәчетендә унбиш еллап имамлык иткән Җәүдәт абый Ногманов вафат булгач, әлеге вазифаны үз өстенә алучы булмады.


Инде, ниһаять, монда имам билгеләнде. 91 йортлы, 193 кеше яшәүче авылда бу җаваплы эшкә Шәүкәт Хәйруллин алынган. Ул Керкәле авылында туып-үскән, Чирмешәндә яши. Яңа имам мәчеттә дини дәресләр укытуны да җайга салып җибәргән.

Урманасты Үтәмештә мәчет 1996 елда ачыла. Беренче елларны монда Хаҗип Җиһангиров, Уел Вахитовлар имамлык иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined