Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Туган авылы Урманасты Үтәмештә Хәбир Хәсәнов мәчет төзетә

Урманасты Үтәмештә яңа мәчет төзиләр. Бу эшне якын көннәрдә башлап, киләсе елда төгәлләмәкчеләр. -Мондый хыял күптән бар иде, - ди дин йортын төзүгә иң зур өлеш кертергә ният кылган Хәбир Хәсәнов. Ул шушы авылда туган, эшмәкәр. Мәчет төзүдә аның өч ир туганы да булышачак. -Халык та читтә калмас, - ди...

Урманасты Үтәмештә яңа мәчет төзиләр. Бу эшне якын көннәрдә башлап, киләсе елда төгәлләмәкчеләр.


-Мондый хыял күптән бар иде, - ди дин йортын төзүгә иң зур өлеш кертергә ният кылган Хәбир Хәсәнов. Ул шушы авылда туган, эшмәкәр. Мәчет төзүдә аның өч ир туганы да булышачак.

-Халык та читтә калмас, - ди Хәбир Хади улы.

Районда егерме бишенче мәчет булачак әлеге бина 7гә 16 метр зурлыкта, 50-60 кеше сыйдырышлы итеп төзеләчәк. Яхшы, затлы материаллар кулланырга исәплиләр.

Урманасты Үтәмештә бүгенге мәчет 1996нчы елда ачылган. Башта агачтан эшләнеп, кирпеч белән тышланган.

Элек бу авылда ике мәчет була, берсенең, 1905нче елда төзелгәненең 1983нче елда манарасы ава. Төп бинасы да тузып кына сүтелә. Монда ай төшереп, манара кисмәгәннәр...

-Элек безнең авыл бик зур иде. 1921нче елда, ачлык вакытында янгын чыгып, бер урам, шул тирәдәге урман да яна, - ди быел 80 яшен тутырачак, 47 ел буе тракторда эшләгән мөхтәрәм кеше - Камил абый Узбаев. -Бабайларның менә бу, авылга төп юлдан керү ягында, кибет янында, яңа мәчет корылачак урындагы иске мәчет Денистән хәтле күренеп тора иде, дигәннәре истә.

-Изге эшкә тотынасыз, Аллаһы ярдәм бирсен. Төзелгән мәчетләребез буш тормасын, - диде район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин Урманасты Үтәмештә яңа мәчет төзелешенә фатиха биреп.

Бик күп халык катнашында узган бүгенге чарада Коръән укып дога кылдылар. Шунда ук дин йортына Хәсәновларның әниләре Әкълимә исемен кушарга ризалаштылар.

Сүз уңаеннан. Хәбир Хәсәнов мәчеттә эшләрлек берәр авылдашын имамлыкка укытырга, йорт, түләү мәсьәләсен дә хәл итәргә теләвен белдерде.

Бүген Урманасты Үтәмештә 91 йортта 177 кеше яши, егермегә якын йорт буш.

Урманасты Үтәмештә соңгы көннәрдә, гомумән, төзүчеләр еш күренә. Авыл уртасындагы буаны гидротехник корылма дәрәҗәсенә җиткереп ремонтларга, шундагы чишмә тирәсен матурларга җыеналар. Моңа кадәр яңа ФАП салып куйдылар, мәдәният йортын үзгәртеп куйдылар. Зират та күз уңында, аны зурайтмакчылар. Иске мәчет тә ремонт күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined