Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Троица – олы бәйрәм

Бу бәйрәм минем күңелгә балачактан өйгә таралган каен яфрагы, яшел үлән, ладан исе белән кереп калган.

Троица көнне, без йокыдан торганчы ук, әби тәрәзә кырыйларына каен ботаклары кыстырып, өстәл астына, идәнгә яңа чабылган үлән җәеп куя иде. Уянып киткәч, әле дә борынга кергән шул саф ис килә кебек. Аннан соң, әби соскыдагы күмер өстенә ладан һәм богородица үләне (чамбыр) салып өйдә төтенләткәне дә хәтердә.

Бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә иделәр. Җомга көнне өй җыештырыла, идәннәр юыла. Шимбә - ата-ана көне (родительский день). Бу көнне зиратка барып мәрхүмнәрне искә алалар. Дини бщйрщмебез - Троица алдыннан да, бәйрәм көнне дә өйләрдә пироглар, башка тәм-томнар пешә, туганнар бер-берсенә кунакка йөрешә.

Троицаны зурлап билгеләп үтмәсәк тә, кайбер элементларын үтәргә тырышабыз. Яңа өй җиткереп кергән елларда мин үзем дә, әби кебек, каен ботаклары кертеп куя идем, бу йоланы быел да башкарырмын дип торам. Һәр елны, бәйрәм алдыннан, шимбә көнне зиратка барып әти-әниләрне, әби-бабайларны искә алабыз. Анда барыр алдыннан чиркәүгә кереп шәм куя идек. Быел пасхада да, коронавирус белән бәйле, чиркәүдә җыелырга ярамады, Троицада ничек булыр инде. Алай да, елдагыча, Ульяновкага барып, минем якыннарны, ә Әккәрәй зиратында иремнең туганнарын искә алырга планлап торабыз.

Лидия Квакова.

Әккәрәй авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X