Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту мәҗбүриме?

“Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту мәҗбүри түгел. Ул нәфел ураза рәтенә карый. Ләкин «Бу мәҗбүри гамәл түгел», дип, кул селтәргә ашыкмагыз!

Сәүбән (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип әйткән: «Рамазан бәйрәменнән соң 6 көн ураза тоткан кеше 1 ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки «хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән ун тапкырга артыграк әҗер ирешер».

Икенче бер хәдистә болай диелә: «Рамазан аендагы ураза ун тапкырга арттырылып языла, ә алты көнлек ураза - 2 айлык ураза кебек, барысы бергә - 1 еллык ураза».

Ничек болай килеп чыга соң дип аптырамагыз. Мәгълүм булганча, мөселманнар кылган һәр яхшы гамәлгә 10 яхшы эшнең савабы языла. Әгәр Рамазан аенда тотылган 30 көнлек ураза унга тапкырланса, бу 300 көн була. Шәүвәл аендагы өстәмә 6 көнне унга тапкырласак, 60 көн була. Шулай итеп, Рамазан һәм Шәүвәл уразасы көннәре 360ка тула, ә 360 көн ул бер елга тиң. Ә елның калган 5 көнендә ураза тоту хәерле түгел. Чөнки алар Ураза Гаете һәм Корбан Гаетенең дүрт көненә туры килә. Шуңа күрә дә Рамазаннан соң 6 көн ураза тоту хәерле санала”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев