Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселман балаларына чыршы бәйрәмендә катнашу дөресме? (Әлбир Крганов җавабы)

Ислам динендә булган кайбер ата-аналар балаларын Яңа ел бәйрәменә җибәрмәскә тырыша. Шәригатькә туры килми, дип саный алар. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, Кыш бабайдан бүләк алу зур гөнаһмы? "Матбугат.ру" хәбәрчесе бу сорауны Мәскәү, Россиянең үзәк регионы һәм Чувашия мөфтие, Россиянең Иҗтимагый палата әгъзасы Әлбир Кргановка бирде. Әлбир хәзрәтнең җавабы: - Миңа...

Ислам динендә булган кайбер ата-аналар балаларын Яңа ел бәйрәменә җибәрмәскә тырыша. Шәригатькә туры килми, дип саный алар.

Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, Кыш бабайдан бүләк алу зур гөнаһмы? "Матбугат.ру" хәбәрчесе бу сорауны Мәскәү, Россиянең үзәк регионы һәм Чувашия мөфтие, Россиянең Иҗтимагый палата әгъзасы Әлбир Кргановка бирде.
Әлбир хәзрәтнең җавабы:
- Миңа калса, ул чиккә китереп җиткермәскә кирәк. Мөселман кешесе хәзерге чорга туры килерлек кеше булып яшәргә тиеш. Әйе, Шәригать өлешен тотырга тырышырга кирәк. Ләкин аны бүгенге дөньяга да туры китерергә кирәк. Дин принципларын да бозарга ярамый. Шул универсаль модельне карарга кирәк. Мәскәүдә мин берничә гаиләне беләм, балаларын гомум мәктәпләрдә укытмыйлар. "Ник укытмыйсыз?" - дип сорыйм. Анда гел харам, хәзер өйдән генә дистанцион рәвештә укыту мөмкинлеге бар, дип җавап бирәләр. Әмма баланы күлмәк астына яшереп үстереп булмый бит инде! Иртәгә ул бала кая барыр? Кемнәр белән күрешер? Ничек дөнья төзер? Үзебезгә аерым бер гетто, аерым ябулы җирлек төзибезме инде хәзер? Булмаячак бит алай. Татардагы җәдидчелек тә, бәлки, шуннан чыккандыр ул. Ябылу дөрес түгел. Шул ук вакытта бу чыршы бәйрәмнәрендә катнашкан мөселман балаларына моны дөрес итеп төшендерә белергә кирәк. Кыш бабайны ниндидер фәрештәгә тиңләргә түгел, ә, күрәсезме, шундый культура бар, чит илдә Санта-Клаус бар дип аңлатырга. Баланы алдарга ярамый. Хәтта уллыкка-кызлыкка алган балаларны да мин синең әтиең-әниең дип алдарга ярамый бит, без сине тәрбиягә алдык, балам, дип үстерергә кирәк. Шәригатьтә шулай күрсәтелгән, син тәрбиягә алган балаңа җайлап кына дөресен әйтергә тиеш. Әгәр аңа урамда әйтеп кайтарсалар бу синең әти-әниең түгел дип, аңа күпкә авыррак булачак. Чыршыны, Кыш бабайны да шулай җайлап аңлатырга кирәк. Ә баланы бу җәмгыятьтән бөтенләй аеру дөрес түгел, дип уйлыйм мин.
http://matbugat.ru/news/?id=17461

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыршы бәйрәме мөселман балалары