Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әккәрәйдә Крещениегә кадәр үк коена башлаганнар

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне барлык чиркәүләрдә, шул исәптән безнең районда да тантаналы гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы булачак, аннан христи­ан­нар из­ге­лән­де­рел­гән бә­ке­гә чу­ма­лар. Из­ге­лән­де­рел­гән су­ның мог­җи­за­лы кө­че бар, өч көн дә­ва­мын­да аны бай­так алып ка­ла­лар. Әлеге су­ны аз-аз­лап ел әй­лә­нә­се­нә эчәр­гә мөм­кин,...

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Крещение бәйрәмен билгеләп үтә.

Бу көнне барлык чиркәүләрдә, шул исәптән безнең районда да тантаналы гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы булачак, аннан христи­ан­нар из­ге­лән­де­рел­гән бә­ке­гә чу­ма­лар. Из­ге­лән­де­рел­гән су­ның мог­җи­за­лы кө­че бар, өч көн дә­ва­мын­да аны бай­так алып ка­ла­лар.

Әлеге су­ны аз-аз­лап ел әй­лә­нә­се­нә эчәр­гә мөм­кин, биг­рәк тә сыр­хау­лап тор­ган­да. Өй­лә­ре­нә, эш урын­на­ры­на су бөр­кеп чы­га­лар. Из­ге су­ны бу көнне су­лык­лар­дан гы­на тү­гел, кран­нан да агы­зып алыр­га мөм­кин.

Әккәрәй авылында ел саен Сөлчә елгасында бәке ясыйлар икән. Нигездә, бу эш белән бертуган Михаил һәм Сергей Кваковлар шөгыльләнә, аларга башка авылдашлары да булыша.

-Дөресен әйткәндә, без инде 1 гыйнвардан бирле коенабыз, - ди Михаил. - Авылда хәтта "моржлар" клубы да бар, кыш көне өлкәннәр генә түгел, балалар да рәхәтләнеп су керә. Коену өчен ел саен гел бер урында урын ясыйбыз. Яр буеннан менеп-төшәргә баскычлар урнаштырабыз, бәке тирәсен тотып алабыз, су төбенә тактадан идән җәябез, кыскасы, уңайлыклар тудырабыз. Чишенеп-киенергә дә урын бар. Крещение бәйрәмендә биредә халык аеруча күп җыела. Күрше авыллардан да, Чирмешәннән дә коенырга киләләр.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә монда, кышкы коену сезонын ачу уңаеннан, зур чара оештырганнар. Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Нептун да килгән, аларны русалкалар һәм бакалар озатып йөргәннәр.

Чирмешәнлеләр исә быел да былтыргы урында, Чирмешән елгасында коена алачак. Бәйрәм төнендә Кече Чегодай авылы янәшәсендә, елгада бәйрәм хөрмәтенә массакүләм район чарасы оештырырга телиләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Әккәрәй коена башлаганнар Крещениегә кадәр үк