Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әккәрәй һәм Ивашкино зиратларында ремонт булган

Быел Ивашкинодагы зиратта ремонт булган. Ачлык елларында 600ләп кеше җирләнгән туганнар каберлеген төзекләндерүгә "Шушмаойл" җәмгыяте акчалата булышкан. Әлеге эшләрне оештырып йөргән ветеран Федор Трофимов әйтүенчә, монда ремонт дәвам итәчәк. Зиратта коймалар буйлап сукмакка, байтак арада, брусчатка җәелде. -Киләсе Питрауга кадәр, средстволар таба алсак, ачлык елларында гомерләре өзелгәннәрнең - 885 якташыбызның...

Быел Ивашкинодагы зиратта ремонт булган. Ачлык елларында 600ләп кеше җирләнгән туганнар каберлеген төзекләндерүгә "Шушмаойл" җәмгыяте акчалата булышкан.

Әлеге эшләрне оештырып йөргән ветеран Федор Трофимов әйтүенчә, монда ремонт дәвам итәчәк. Зиратта коймалар буйлап сукмакка, байтак арада, брусчатка җәелде. -Киләсе Питрауга кадәр, средстволар таба алсак, ачлык елларында гомерләре өзелгәннәрнең - 885 якташыбызның каберләре булган бу зиратта төп эшләрне төгәлләргә тырышачакбыз, - ди Федор Ильич. -Быел Ивашкинода тагын бер чара уздыруыбыз тарихка кереп калды - якташыбыз, танылган журналист, хәтта Михаил Шолохов белән дуслык җепләре урнаштырган Василий Вареевка, тууына 110 ел тулу уңаеннан, мәктәптә мемориаль такта куйдык.

Бу чараны оештыруда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП коллективлары нык булышкан.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Әккәрәй булган Ивашкино зиратларында ремонт