Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Динар Ихтисамов әти - әнисенең туган авылы Туймәттә ифтар оештырган

Туймәт мәктәбендә Динар Ихтисамов ифтар оештырды. Авыз ачу мәҗлесенә 100ләп кеше җыелды. Ул үткән елда да Рамазан аенда авылдашларын җыеп сыйлаган иде. Динар Бөгелмә шәһәрендә туып-үссә дә, үзен Туймәт малае дип саный, шуңа да әти-әнисенең (әтисе инде мәрхүм) туган авылында Коръән укытып, авыз ачтырырга ниятләгән. -Минем бала чагым Туймәттә үтте,...

Туймәт мәктәбендә Динар Ихтисамов ифтар оештырды. Авыз ачу мәҗлесенә 100ләп кеше җыелды. Ул үткән елда да Рамазан аенда авылдашларын җыеп сыйлаган иде.


Динар Бөгелмә шәһәрендә туып-үссә дә, үзен Туймәт малае дип саный, шуңа да әти-әнисенең (әтисе инде мәрхүм) туган авылында Коръән укытып, авыз ачтырырга ниятләгән.

-Минем бала чагым Туймәттә үтте, авыл кешеләрен яхшы беләм, әби-бабайларның да каберләре биредә, үзем дини кануннар белән яшим, мин алар рухына Туймәттә дога укытырга теләдем, ходай кабул итсен, - ди Казан шәһәрендә "Молагрохолдинг" директоры булып эшләүче Динар Фәрит улы. - Мин эш буенча да Чирмешән белән элемтәдә торам, монда безнең сөт җитештерүчеләребез яши. Чирмешән белән һәм мишәр булуым белән горурланам.

Бу кичтә мәктәпнең спорт залына җыелган халык үзәк ашханә хезмәткәрләре әзерләгән табында сыйланды. Мәҗлесне Казаннан килгән Ильяс Халиков алып барды, авыл халкы Казан нуры мәчете имамы Радик хәзрәтнең һәм Кол Шәриф мәчете мөәзине Яхъя хәзрәтнең Коръән сүрәләрен һәм вәгазьләрен тыңладылар. Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруындагы мөнәҗәтләр дә авылдашлар күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined