Девичья Полянада часовня  төзелә
Дин һәм тормыш

Девичья Полянада часовня төзелә

Бу авылда Чирмешәндә гомер итүче якташлары - Владимировлар (Виталий Владимиров чыгышы белән Ульяновка авылыннан. Девичья Поляна - хатынының туган авылы, анда әтисе һәм әнисе җирләнгән) часовня төзү эшенә керештеләр. Финанс чыгымнарын Әлмәттә яшәүче уллары Юрий күтәрәчәк. 3 метрга 5 метрлы размердагы часовня зират эчендә, капка янында булачак. Төзелеш өчен кирпеч,...

Бу авылда Чирмешәндә гомер итүче якташлары - Владимировлар (Виталий Владимиров чыгышы белән Ульяновка авылыннан. Девичья Поляна - хатынының туган авылы, анда әтисе һәм әнисе җирләнгән) часовня төзү эшенә керештеләр. Финанс чыгымнарын Әлмәттә яшәүче уллары Юрий күтәрәчәк.


3 метрга 5 метрлы размердагы часовня зират эчендә, капка янында булачак. Төзелеш өчен кирпеч, ком һәм цемент кайтарылган. Бу атнада әлеге гыйбадәт йортының нигезен ясарга да керештеләр.

-Часовня төзелешенә якташларыбыз да өлеш кертер, булышыр дип өметләнәбез, - ди Виталий Владимиров.

55 йортлы, 155 кеше гомер кичерүче Девичья Поляна авылында моңа кадәр дин йорты юк иде.


undefined

Нет комментариев