Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләр Рамазан аена әзерләнә

Быел мөселманнар өчен иң изге булган Рамазан ае 1 апрельдә кояш баеганнан соң башлана. Әлеге кичтә ястү намазыннан соң мәчетләрдә тәүге тәравих намазы укылачак.

-Бу махсус Рамазан аенда гына укыла торган намаз. Ул 20 рәкагатьтән тора. Уразаның беренче көне шимбәгә, 2 апрельгә туры килә. Ураза тотарга ниятләүчеләр иртәнге намазга ярты сәгать кала сәхәрне тәмамларга тиеш була, - ди Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. - Ифтар, авыз ачу, кояш баеп ахшам вакыты кергәндә була. Күп кенә якташларыбызның мәчеттә ифтар мәҗлесләре үткәрергә җыенулары мактаулы.

30 апрельдә быелның соңгы тәравих намазы укылачак, 1 май - уразаның соңгы көне. 2022 елның Ураза гаете 2 майга туры килә.

-Шулай ук фитыр сәдакасының күләме дә билгеле. Быел ул кеше саен минималь 150 сум куләменнән исәпләнә. Кемнәр сәламәтлекләре буенча яки башка сәбәпләр аркасында ураза тота алмый икән, фидия сәдакасын түләргә тәкъдим итәбез. Ул көненә 300 сум тәшкил итә. Әлеге сәдака ураза тота алмаучылар да Аллаһ каршында сәвап алсын өчен түләнә, - диде мөхтәсиб. - Аллаһ тоткан уразаларыбызны кабул кылсын, Рамазан ае мөбарәк булсын!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев